Results count: 879000 (796381), search took 0.001 sec.

Search results

  1. Кияү янына керү бик зур эш булып тоелды миңа … Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  2. Килеп җитүенә, мине тотарга теләгәндәй кулын сузып: — әйдәгез инде, әйдәгез җизни янына, сезне көтәләр, — диде ул, кабаланып. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  3. Көн яктысыннан келәт эченә килеп кергәч, башта бернәрсә шәйли алмыйча тордым. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  4. Сул яклап бүрәнә стена буена эре чәчәкле ситсы чыбылдык корылган. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  5. Менә шул чыбылдыклы карават янына гына кызыл чүпләм эскәтер япкан кечерәк өстәл куелган. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  6. ә өстенә күпертмә иңбашлы яшел сатин күлмәк, аягына сары читекләр кигән, күкрәкчәле ак алъяпкыч бәйләгән, ак батист яулыгын колаклары өстеннән генә кыстырып куйган, бер егерме биш-утызлар тирәсендәге чибәр хатын кунакларын аягүрә кыстап-кыстап сыйлый … Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  7. Кияү белән кыз янына куелган хатын инде бу, — үзе бик алчак, җор булса кирәк, теле-телгә йокмый, гел нидер әйтеп, көлдереп кенә тора. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  8. әллә аңа, гомумән, кияү егетләре янына чыгып утырырга ярамыймы икән? Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  9. Димәк, Сәлимә кодача мин керә башлагач кына торып, чыбылдык эченә качкан. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  10. Шушы мәҗлес белән кыз ягында туй төгәлләнә, кодалар да, кияү белән кыз да, кызны озата баручы җиңгәләр дә моннан китәләр, туй кияү ягына күчә … Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау